Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
11 сентябрь 2019, 13:47

Римадан үзенчәлекле рецепт

Хәстәрлекле хуҗабикә

Римадан үзенчәлекле рецепт

Яшел җәй һәм алтын көз мул уңышын – файдалы яшелчәләрен, татлы җиләк-җимешен бүләк итә. Яңа туралган яшелчәләрдән ясалган салатларны, татлы җиләк-җимеш ризыкларын туйганчы тәмләгәннән соң, һәр хуҗабикә кышка әзерләнә башлый. Банкаларга тутырылган нигъмәтләр, өстәлебезне кышын да яшелчәләр белән баета.

– Бу рецепт буенча әзерләнгән солянка яшелчәләрнең тәмен генә түгел, хуш исен дә бцркеп тора. Өстәвенә ул бүлмә температурасында да яхшы саклана. Аның өчен 2,5әр килограмм кәбестә, 2,5 килограмм пешкән помидор, 2 килограмм башлы суган, 1,2 килограмм кыяр, 2 килограмм кишер, 1 килограмм борыч, 1 стакан көнбагыш мае, 4-5 аш калагы тоз, 2-3 данә лавр яфрагы, тәменчә яшел тәмләткечләр кирәк. Кәбестәне юып саламлап, кишер һәм суганны түгәрәкләп, борыч һәм кыярны да юка телемләргә турыйбыз. Помидорларны кайнар суга салып пешеклибез, кабыгын салдырабыз. Суган белән кишерне тирән савытта үтә күренмәле булганчы кыздырабыз. Шуңа калган яшелчәләрне һәм тәмләткечләрне кушабыз. 40 минут пешерәбез. Стирельләштерелгән банкаларга тутырабыз, бер литрга бер калак исәбеннән 9 процентлы серкә өстибез һәм тимер капкач белән ябабыз. Капкачы белән аска каратып җылы юрганга төреп куябыз.

Кышкылыкка кыяр-помидор маринадлыйм, борщ әзерләп куям. Район гәзите битләрендә басылган рецептларны да кулланам, – ди Рима ханым.

Рима Кәримова озак еллар инде Иске Камышлы авыл китапханәсендә хезмәт сала. Ул – иҗади кеше. Аның социаль челтәрдәге битендә һәркөн яңадан-яңа кызыклы фоторәсемнәр күрергә мөмкин. Хәзер исә анда район гәзите белән төшкән селфи-фоторәсемегезне дә көтәбез.


Читайте нас: