Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
9 сентябрь 2019, 12:11

Ел укучысы

Ел укучысы

«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк” коммерцияле булмаган автоном оешма быел “Ел укучысы” милли конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә.
Бәйге Россия Федерациясе министрлыгы ярдәме белән үтә һәм “Мәдәният өлкәсендәге бердәм мәгълүмати киңлек” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлгән.
Фәнни-белем бирү, иҗади-мәдәни, спорт һәм җәмәгать эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле балаларны ачу һәм аларга ярдәм итү – конкурсның төп максатлары.
Биредә 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларның казанышлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнәчәк:
– “Укуда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен”. Биредә спорт ярышлары һәм шундый чараларда катнашучылар һәм җиңүчеләр, спорт командалары һәм физкулҗтура клублары әгъзалары катнаша.
– “Иҗади эшчәнлектә зур казанышларга ирешү өчен”. Монда иҗади фестиваль һәм конкурсларда катнашучы һәм җиңүчеләр, үзешчән сәнгать коллективлары әгъзалары катнаша.
“Җәмәгать эшчәнлегендә югары казанышларга ирешү өчен”. Анда җҗтимагый юнәлештәге чаралар, социаль проект һәм акцияләр оештыручылар һәм катнашучылар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм укучыларның үзидарә органнары әгъзалары катнаша.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә призлы урын яулаучыга 100 мең күләмендә акчалата премия биреләчәк.
Конкурс җиңүчеләре 2020 елның мартында Красноярск шәһәрендә билгеләнәчәк.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны 27 октябрьга кадәр тапшырырга кирәк.
Чараны оештыру турында өстәмә мәгълүматны оешманың www.rosdetstvo.com рәсми сайтында “Функцияләр” – “Чаралар оештыру һәм үткәрү” – “Балалар һәм яшьләр өчен конкурслар”– “Ел укучысы” милли конкурсы” – “2019 елгы чара” бүлегендә чагылдырылган.

Александра ВЕРХОРУБОВА,

«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк” коммерцияле булмаган автоном оешмасы белгече.

Читайте нас: