Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 август 2019, 17:33

«Минем җәем» конкурсы

«Минем җәем» конкурсы

Хөрмәтле укучыларыбыз сезнең балагыз җәйне ничек үткәрә? «Бик шәп» дип әйтәсез икән, димәк «Минем җәем» конкурсында катнаша аласыз. Җәйге ялыгыз турында фоторәсемнәрне 8-919-615-74-19 телефонына ватсапка җибәрегез. Конкурста башка ил, шәһәр, тау, диңгезгә барганда, урманда, болында, бакчада төшкән фотолар да, үзегезнең эт, мәче, башка җәнлекләр белән төшкән рәсемнәр дә катнаша.

Җәй үтеп бара инде. Балаларыгызның җәйге ялы турында рәсемнәр белән уртаклашыгыз һәм бүләк отыгыз.

* * *


– Һәр көнеңне файдалы үткәрсәң җәйдә онытылмас тәэссоратлар аласың. Минем матурым Дилә аны нәкъ шулай үткәрә. Боегырга яратмый, эшсез утырмас өчен үзенә нинди дә булса шөгыль таба – самокатта яки велосипедта йөри, уенчыклары белән «мәктәп» уйный. Без гаиләбез белән шәһәргә барырга яратабыз. Анда кызыклы кинофильмнар, мультфильмнар карыйбыз, паркларда булабыз. Кызыбызга җәйнең һәр көне онытылмаслык булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз.

Дилә йортта да зур ярдәмчебез. Һәрвакыт минем янымда урала. Пешеренгән чагымда уклау белән камыр җәяргә, пирогка бизәкләр ясарга ярата. Бакчада да булыша, аеруча чәчкәләргә су сибәргә ярата. Мәче белән бик дуслар. Аны сыйпамыйча үтеп китми, – дип язды безгә аны әнисе Неля Равил кызы.

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз! 30 сентябрьгә кадәр «Минем җәем» конкурсына сездән фотолар көтәбез. Җиңүчеләр җыйган тавышлар буенча билгеләнәчәк. Тавыш бирү өчен һәркөнне avangard.rbsmi.ru сайтына керергә һәм материалны укырга кирәк. Җиңүчегә иганәче бүләген октябрь башында тапшырачакбыз.

8-919-615-74-19 телефонына ватсапка сездән фотолар көтәбез.
Читайте нас: