Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
22 август 2019, 12:14

Табигать кочагында

«Минем җәем» конкурсы

Табигать кочагында

Хөрмәтле укучыларыбыз сезнең балагыз җәйне ничек үткәрә? «Бик шәп» дип әйтәсез икән, димәк «Минем җәем» конкурсында катнаша аласыз. Җәйге ялыгыз турында фоторәсемнәрне 8-919-615-74-19 телефонына ватсапка җибәрегез. Конкурста башка ил, шәһәр, тау, диңгезгә барганда, урманда, болында, бакчада төшкән фотолар да, үзегезнең эт, мәче, башка җәнлекләр белән төшкән рәсемнәр дә катнаша.

Җәй үтеп бара инде. Балаларыгызның җәйге ялы турында рәсемнәр белән уртаклашыгыз һәм бүләк отыгыз.

*

– Әлбәттә, бала өчен иң яхшы ял – әти-әнисе белән бергә үткәргән вакыт. Иң мөһиме – урманга, елга буена чыгарга кирәк. Без актив ял итәргә яратабыз. Балаларыбыз да моңа күнекте. Еш кына табигать кочагында бәйрәм оештырабыз. Балаларыбыз Урта Акбаш авылында картәниләре Фәнилә һәм картәтиләре Радик Разиннарда кунак булырга яраталар. Алар оныкларында табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша, –ди өлкән Заварыгиннар.

*

Хөрмәтле укучыларыбыз! 30 сентябрьгә кадәр «Минем җәем» конкурсына сездән фотолар көтәбез. Җиңүчеләр җыйган тавышлар буенча билгеләнәчәк. Тавыш бирү өчен һәркөнне avangard.rbsmi.ru сайтына керергә һәм материалны укырга кирәк. Җиңүчегә иганәче бүләген октябрь башында тапшырачакбыз.

8-919-615-74-19 телефонына ватсапка сездән фотолар көтәбез.


Читайте нас: