Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
20 август 2019, 13:22

Һәнәре буенча иң яхшылар ачыкланды

Һәнәре буенча иң яхшылар ачыкланды


Конкурс «Слесарь-сантехник», «Электромонтер», «Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы», «Тракторчы-механик» һәм «Котельный җиһазлары операторы» номинацияләрендә үткәрелде.

Бәйгене ачу тантанасыннан соң ярышлар башланды. Чикләнгән арада трактор йөртү аеруча мавыктыргыч булды.

Башка белгечлекләр буенча сынаулар да җиңелдән булмады. Электромонтерлар тизлеккә электр җиһазларын җыюда ярышты. Алар эшләрендә гадәттән тыш хәлләрнең еш булып торуын, төзексезлекләрне тиз төзәтү кирәклеген билгеләде.

Барлык бәйгечеләрнең теоретик белемнәре дә тикшерелде. Практик биремнәрне башкарганда эшнең сыйфатына һәм хәвефсезлек техникасы үтәүгә җитди игътибар бирелде.

«Тракторчы механик» номинациясендә безнең район вәкиле Мөнир Галәвев җиңүче дип табылды. «Котельный җиһазлары операторы» номинациясендә кушнаренколы Алексей Саватеев «Һәнәре буенча иң яхшы» исеменә лаек булды. Якташыбыз Илшат Фәйзрахманов электромонтерлар арасында иң югары нәтиҗә күрсәтте. Тагын бер кушнаренколы – Александр Брызгалов «Слесарь-сантехник» номинацисяендә җиңеп чыкты. Благовар районы вәкиле Александр Ефремов «Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы» номинациясендә һөнәре буенча иң яхшысы дип билгеләнде.

Җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны алучылар көзен конкурсның Күмертау шәһәрендә үтәчәк республика этабына катнашачак.

Автор фотолары.
Читайте нас: