Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
3 июль 2019, 14:24

Уйлап эш итүчән Линар

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка»

Уйлап эш итүчән Линар

Конкурсыбызның чираттагы катнашучысы – Линар Фазлыев. Ул Шәрип балалар бакчасын тәмамлаган.

–Улым укулар башлануын, чын сыйныфташлары белән очрашуны күптәннән көтә. Балалар бакчасында иң активларныә берсе булды. Мәктәптә дә шундый ук калыр дип ышанам. Аңа ныклы тазалык, сабырлык һәм, әлбәттә, яхшы кеше булып үсүен телим, – диде Линарның әнисе.

Зирәк, акыллы егет хайваннар дөньясы белән кызыксына. Инде алар турында шактый белем дә туплаган. Төрле тарихларны мавыгып сөйли.

–Балалар бакчасын сагыначакмын. Ә бүген мәктәпкә әзерләнәбез. Уку кирәк-яраклары сатып алдык, әнием белән әлифба һәм математика белән шөгыльләнәбез. Белем көненә шигырь ятлыйбыз, – ди Линар.

Ничек сагынмыйсың ди, артта балачакның иң татлы һәм иң күңелле вакыты калды бит. Яраткан тәрбиячеләре дә хәзер башка балалар белән эшлиячәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Линарга тавышыгызны бирәсегез килсә, сайтыбызга кљн саен кереп, әлеге мәкаләне укыгыз. Җиңүчене 26 августта билгелиячәкбез.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: