Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
2 июль 2019, 18:18

Шулкадәр миңа син охшаган конкурсы нәтиҗәләре

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка»


Хөрмәтле укучылар! Халыкара балаларны саклау көне алдыннан гәзитебез сайтында «Шулкадәр миңа син охшаган!» игезәкләр конкурсы игълан иткән идек һәм сездән шактый күп хәбәрләр алдык. Бәйге барышында без игезәк балалар гына түгел, бер-берсенә бик нык охшаган өлкәннәр белән дә таныштык. Җиңүче караулар нигезендә җыелган тавышлар ярдәмендә билгеләнде. Тавыш калдырыр өчен һәр көнне сайтыбызга кереп, тиешле мәкаләне карарга кирәк иде. Район үзәгендә яшәүче Альбина һәм Айдар Сәетовларның игезәк кызлары иң күп тавыш туплап,җиңүче исеменә лаек булдылар.

Самира белән Ясминәнең бәхетле әти-әниләре 2014 елда өйләнешәләр. 2017 елның 3 сентябрендә Чакмагыш гүзәле Альбина һәм якташыбыз Айдарныә игезәк кызлары дөньяга аваз сала.

– Кызларымны беренчегә кулыма алгандагы халәтемне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Игезәкләр белән мәшәкатьләр күбрәк, әлбәттә. Тик мондый бәхетне һәркем татый алмый. Самира белән Ясминә – йортыбызның яме. Әти-әниләребезгә, туганнарыбызга киңәш һәм эшләре белән ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт, – ди игезәкләрнең әнисе.

–Конкурста катнаша башлагач, күпләгән авылдашлар, дуслар һәм туганнарыбыз безнең турындагы мәкаләне укыганнар. Алар ярдәме белән менә җиңеп чыктык. Район гәзите коллективына, иганәче булган «Акыллы бала» кибетенә рәхмәтлебез. Дусларым һәм танышларыбызны конкурсларыгызда катнашырга өндәячәкбез, – дип дәвам итте гаилә башлыгы.

Чираттагы конкурсыбыз төгәлләнде дә инде. Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне дә гәзитебезнең https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча теркәлгән сайтында игълан ителгән конкурсларда актив катнашырга чакырабыз. Киләсе бәйгебез «Беренче тапкыр беренче сыйныфка» дип аталачак. Сездән булачак беренче сыйныф укучылары турында хәбәрләр һәм фоторәсемнәр көтәбез. Әйдәгез, бергәләп балаларыбызга көтелмәгән бүләк ясыйк. Ә даими иганәчебезгә әйләнгән «Акыллы бала» кибете (Бакча урамы, 21 адресы буенча урнашкан) хуҗабикәсе Алсу Хәкимова үзенчәлекле бүләк әзерләгән дә инде. Ул җиңүче баланы туган көнендә аниматор сыйфатында тәбрик итәчәк. Хәбәрләрегезне көтеп калабыз. Бәйгегә 26 августта йомгак ясалачак. Балаларыгызга көтелмәгән сөенеч ясагыз.

Айгөл ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: