Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
5 июнь 2019, 18:10

Һәрберсенең исеме бар

Хайваннар һәм кошлар дөньясында

Һәрберсенең исеме бар

Авыл халкы беркайчан да тавык тотудан баш тартмастыр, мөгаен. Чөнки аларны ихатада тоту ул кадәр артык чыгымнар таләп итми, файдасын да тиз тоярга була – көн саен бер йомырка.

– Тавыкларның шактый төре бар, әмма без Хайсекс Уайт токымын үз иттек. Алар матур да, шул ук вакытта югары сыйфатлы йомырка да сала. Башка токымнар белән чагыштырганда, аларны үрчетүе дә кыен түгел. Җылы яраталар. Йомыркалары да эре, тәмле, – дип язды Әхмәттән Эльвира Вәлиева. – Ә рәсемдә Марфа белән Митрофаным йөри. Шушы токымнан алар барлыгы алтау. Һәрберсенең исеме бар. Тавыкларым үзара ахирәтләрчә яши, әтәч белән иректә көн күрәләр, көлдә коенырга яраталар.

Ә сезнең ихатагызны нинди кошлар бизи? Безгә языгыз, фоторәсемнәрен 8-919615-74-19 номерлы ватсапка җибәрегез.

Читайте нас: