Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
31 Май 2019, 18:17

Берсе – кояш, берсе – ай

«Шулкадәр миңа син охшаган»

Берсе – кояш, берсе – ай

Ике шатлык булып туды,

Бер юлы ике малай.

Тормыш күгендә балкыган,

Берсе – кояш, берсе – ай!

–Улларыбыз «Елмаю» балалар бакчасына йөри. Биредә аларны бик яраталар. Римма Фәйзулла кызына балаларыбызны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен чиксез рәхмәтлебез.

Малайлар совет мультфильмнарын карарга, мәрхүм нәнәйләре бүләк иткән «Денди» приставкасында уйнарга ярата. Безнең өчен алар дөнья йөзендәге иң яхшы малайлар: берсе – кояш, берсе – ай... Без аларны чиксез сөябез, – диләр Акбаровлар.

Акбаровларның өлкән кызлары Ренатага унбиш яшь. Игезәкләрне карашырга ул да ярдәм итә. Ишле гаиләдә үзарааңлашып һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Һәр бала кебек үк, малайлар шаярырга, күңел ачарга, самокатта йљрергә яраталар.

Бүгеннән алып Акбаровлар безнең зур игезәкләр командасының әгъзаларына әйләнде. Киләчәктә аларның әти-әниләренә ышанычлы терәге булуларына ышанабыз.

Читайте нас: