Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
31 Май 2019, 18:07

Акыллылар, өлгерләр, уңганнар

Акыллылар, өлгерләр, уңганнар

Игезәкләрнең дә була төрлесе. Берләре бер тамчы су кебек охшаш булса, икенчеләре күз яки чәч төсе, хәтта тире төсе белән бер-берсеннән аерыла. Хәер, әти-әниләр өчен балаларын ярату өчен бу бер дә комачауламый.

Ә чираттагы конкурста катнашучыларыбыз – Дарина һәм Амилә Мосабироваларны кайсысы кем булуын аеру бер дә җиңел түгел.

– Кыяфәтләре белән шулкадәр охшаш булса да, холыклары белән бер-берсеннән аерылалар. Алар гимназиянең икенче сыйныфында укый. Гадәттә, игезәкләр парында берсе шуграк, бар нәрсәне башлап җибәрүче, икенчесе, киресенчә, тынычрак була. Безнең Дарина шахмат, волейбол уйнарга, роликларда йөрергә ярата, Амилә рәсем төшерүне, иҗат итү һәм җырны өстен күрә, – ди игезәкләрнең әниләре Альбина ханым.

Дарина һәм Амилә тик яхшы билгеләренә генә укыйлар. Аларның көн тәртибе алдан ук билгеле. Укуда гына түгел, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә дә өлгерәләр. Вокал классы буенча укытучылары аларның сәләтле булуын билгелилңр. Кызлар әниләренә дә бакчада һәм йорт эшләрендә ярдәм итә. Акыллы, һәр җирдә өлгер, уңган кызлар – Дарина белән Амиләгә дә проектыбызда уңышлар телибез!


Читайте нас: