Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
30 Май 2019, 13:43

Җиңүләрен телибез

«Шулкадәр миңа син охшаган»

Җиңүләрен телибез

Хөрмәтле укучылар! Халыкара балаларны яклау көне алдыннан «Шулкадәр миңа син охшаган» исемле игезәкләр конкурсы игълан иттек. Ул июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Сез дә конкурста актив катнаша аласыз. Моның өчен төрле яшьтәге игезәк булган туганнарыгыз, танышларыгыз, дусларыгызның фоторәсемнәрен һәм кыскача хәбәрне (фоторәсемдә кем, ничә яшь, кайда яши һ.б) безгә 8-919-615-74-19 ватсап номерына юллагыз. Җиңүчене тавыш җыю ярдәмендә билгелиячәкбез. Ә моның өчен сезгә көн саен сайтыбызга кереп, тавыш бирергә теләгән кеше турындагы язманы карарга кирәк. Җиңүчегә бүләкне Бакча урамы, 21 адресы буенча урнашкан «Акыллы бала» сәүдә йорты бирәчәк. Эшкуарлар Алсу һәм Салават Галимовлар иң күп тавыш җыючыга июнь ахырында товар сатып алуга сертификат тапшырачак.

– Кече кызларыбыз балалар бакчасына йљри. Көн саен нәрсәгә булса да өйрәнеп кайталар. Моның өчен тәрбиячеләребезгә чиксез рәхмәтлебез. Алар самокат һәм велосипедта йөрергә, фотога төшәргә яраталар. Өлкән кызларыбыз да алар өчен љзелеп торалар. Игезәк бала тәрбияләү – кабатланмас кичерешләр биргәнен хәзер аңлыйбыз инде, – диләр кызлары турында Сабуровлар.

Эмилия һәм Азалиянең дә конкурста җиңүләрен телибез. Сау-саләмәт булып әти-әниегезнең куаныч-сөенеченә үсегез!

Читайте нас: