«Шулкадәр миңа син охшаган»
Без аларны шундый көттек!
Хөрмәтле укучылар! Халыкара балаларны яклау көне алдыннан «Шулкадәр миңа син охшаган» исемле игезәкләр конкурсы игълан иттек. Ул июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Сез дә конкурста актив катнаша аласыз. Моның өчен төрле яшьтәге игезәк булган туганнарыгыз, танышларыгыз, дусларыгызның фоторәсемнәрен һәм кыскача хәбәрне (фоторәсемдә кем, ничә яшь, кайда яши һ.б) безгә 8-919-615-74-19 ватсап номерына юллагыз. Җиңүчене тавыш җыю ярдәмендә билгелиячәкбез. Ә моның өчен сезгә көн саен сайтыбызга кереп, тавыш бирергә теләгән кеше турындагы язманы карарга кирәк. Җиңүчегә бүләкне Бакча урамы, 21 адресы буенча урнашкан «Акыллы бала» сәүдә йорты бирәчәк. Эшкуарлар Алсу һәм Салават Галимовлар иң күп тавыш җыючыга июнь ахырында товар сатып алуга сертификат тапшырачак.