Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конүзәк
27 октябрь 2020, 13:34

Чүпне аеруга күчтеләр

КөнүзәкЧүпне аеруга күчтеләр

Кушнаренко авылының каты көнкүреш калдыклары полигоны 2006 елда файдалануга тапшырыла. Бу вакыт эчендә берничә хезмәтләндерүче оешма алышынды. Бүген, ягъни төгәлрәк әйткәндә, 2017 елдан каты коммуналь калдыкларны кабул итү һәм аларны үтильләштерүне «Новэт» җәмгыяте башкара.

Полигонга көн саен күпме чүп чыгарылуы хакында оешма директоры Илнур Заиров түбәндәгеләрне сөйләде.

– Бу сан сезонга карап билгеләнә. Иң күбе яз һәм җәй күп була. Уртача 100 тонна төрле чүп-чар кабул итәбез, – диде ул.

Коллектив зур түгел – бер дистә кеше. Хуҗалыкта дә чылбырлы һәм тәнгәрмәчле тракторлары бар. Янгынга каршы чаралар өчен – сулы автоцистерна, җир асты һәм җир өсте резервуарлары, болардан тыш бер мең кубометр туфрак хәстәрләнгән.
Хезмәткәрләр көче белән сентябрьдә җыелган чүп-чарны төрләргә бүлү комплексын төзү һәм монтажлау башланды. Икенчел чималны саклау өчен дә бина төзелде.

– Сортка аеру линиясе булдыру нәрсә белән бәйле? – дип кызыксындым.

– Калдыклар елдан-ел арта бара, аларны күмү күләмен киметү өчен кирәк. Бу полигонны озаграк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. 2019 елдан картон, пластмасса, пыяла күмү тыелды. Чөнки алар таркалмый. Бу материалларны тиздән гомум өемнән аерып, кабаттан эшкәртүгә тапшырачакбыз, – дип аңлатма бирделәр.

Ноябрьдән чүп-чарны аеру комплексы эшен башлаячак.

Читайте нас: