Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конүзәк
9 август 2019, 16:46

Контейнерлар саны арта

Контейнерлар саны артаАвгуст башыннан район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару белән махсуслаштырылган «Экологик технологияләр» җәмгыяте шөгыльләнә.

Контейнерлар саны арта

Август башыннан район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару белән махсуслаштырылган «Экологик технологияләр» җәмгыяте шөгыльләнә.

Бүгенге көнгә Кушнаренко авылында контейнерлар кую өчен 17 мәйданчык җиһазландырылды. Япарка авылында һәм авыл хуҗалыгы техникумының өйрәнү хуҗалыгында шундый ук мәйданчыклар корылды. Район үзәге ихтыяҗы өчен 158 контейнер сатып алынды.
Авыл биләмәләре 21 бункер кайтарды. Якын арада тагын 72 бункер алачаклар. Иске Кормаш авыл биләмәсендә махсус мәйданчыклар тулысынча җиһазландырылган һәм җитәрлек кадәр контейнерлар белән тәэмин ителгән.

Читайте нас: