Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
26 июль 2021, 11:58

Җиләктән пирог

Ашларыбыз #тәмлебулсын!

Җиләктән пирог
Җиләктән пирог

● Җиләкне блендерда ваклап шикәр комы белән катнаштырабыз
● 1 пачка (180-200гр) маргарин яисә ак май
● 2-2,5 стакан он
● 1 стакан шикәр комы
● 2 йомырка
● 1 чәй кашыгы чәй содасы

Эш барышы:
1. Каткан майны эре угычтан уабыз.
2. Барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз (җиләктән кала). Камыр күбрәк уылырга тиеш.
3. Әзер камырны ике кисәккә бүләбез. Бер кисәкне күбрәк, икенчесен әзрәк ясыйбыз.
4. Зуррак кисәкне майланган табага җәябез.
5. Камыр өстенә варенье сөртәбез. Кемгә ничек ошый, күләме шуның кадәр.
6. Җиләк өстенә калган камыр валчыкларын салабыз.
7. 180-200° та духовкада 30 минут пешерәбез.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: