Яңа көн
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
22 июль 2021, 20:58

Лечо ясыйбыз

Әлеге лечоны пицца пешергәндә кулланам. Болай ашарга да бик тәмле.

Лечо ясыйбыз
Лечо ясыйбыз


Кирәкле әйберләр: 0,5 кило татлы борыч, 0,5 кило помидор, 2 уртача кишер, 2 уртача суган, төелгән кара борыч.

Кишерне эре угычтан уабыз, калганнарын турыйбыз. Тәменчә тоз, шикәр комы салабыз. 1,15 сәгать пешерәбез һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Тагын бер лечо рецепты тәкъдим итәм.

Моның өчен 1 кило борыч, 1 кило помидор, 1 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы кирәк.

Помидоны турап 20 минут пешерәбез. Шуңа туралган борычны салабыз һәм 0,5 сәгать пешерәбез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: