Яңа көн
-2 °С
Ясно
Киңәшләр
22 Июля 2021, 16:02

Чиянең сабагын да әрәм итмә!

Төче чиянең җимеше бер файдалы булса, аның сабагы икеләтә шифалы. Түбәндәге төнәтмәләр ярдәмендә бик күп кенә авырулардан котылырга мөмкин, дип ышанган борынгылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чиянең сабагын да әрәм итмә!Чиянең сабагын да әрәм итмә!
Чиянең сабагын да әрәм итмә!



✅ Бөердә таш булганда. Ун данә төче чия сабагына 1 стакан су салып, 10–15 минут кайнатабыз. Бу төнәтмәне көн дәвамында өчкә бүлеп, ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә.

✅ Буыннар сызлаганда. Бу очракта да шундый ук төнәтмә әзерләнә. Әмма монда инде ул 30–40 төче чия сабагына 1 литр су салып ясала. Бер тәүлектә шушы төнәтмәнең яртысын эчеп бетерәсе.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас