Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
5 июль 2021, 19:47

Варикоз борчыса, кура җиләге ашагыз!

Тик бу файдалы җиләк кайбер авырулар булганда килешми, ди табиблар.

Варикоз борчыса, кура җиләге ашагыз!
Варикоз борчыса, кура җиләге ашагыз!

Кура җиләгенең дәвалау сыйфатларын борын-борыннан яхшы белгәннәр, аның яфрагын җыеп, кышкылыкка киптереп куйганнар. Борынгы Грециядә аның җимешләре косметикада киң кулланылган.
Киптергәненә караганда, сутлы, яңа өзелгән кура җиләгендә файдалы матдәләр бигрәк тә күп. Аның составында органик кислоталар, шул исәптән салицил кислотасы бар. Шуңа да бу җиләк салкын тиюгә каршы кулланыла, тирне куа, тән температурасын төшерә.
Кура җиләгендә тимер дә күп, ә андагы бакыр күңел төшенкелегенә бирелүдән саклый. Бу татлы җиләк составында булган А витамины тырнакны, чәч тамырларын ныгыта. С витамины организмнан артык сыеклыкны чыгара, андагы холестеринны киметә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Кура җиләге варикоз авыруыннан — тамырлар киңәюдән яфаланганда бигрәк тә файдалы.
Эшкәрткәндә дә әлеге җиләктәге файдалы сыйфатлар югалмый. Бигрәк тә кышкылыкка туңдырып куйган җиләкләрдә барлык витаминнар да яхшы саклана.
Табиблар бөер һәм үт куыгы чирле булган очракта кура җиләген куллану килешми, дип кисәтә. Җиләк составындагы оксалатлар тәндәге сыеклыкны кристаллаштыру үзенчәлегенә ия. Әлеге авыруны халыкта таш утыру, дип атыйлар.

 
Фото: info-sad.ru
Читайте нас: