Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
20 июнь 2020, 18:23

Яшь үлән ашлары файдалы да, тәмле дә!

Яшь үлән ашлары файдалы да, тәмле дә!

Витаминлы ашларны ешрак әзерлик, яшь үләннәрнең вакыты үтеп бара.

Бака яфрагының файдалы үсемлек булуы күпләргә билгеле. Ә менә аңардан бик тәмле аш килеп чыгуын беләләрме икән?
Мондый аш әзерләү өчен 250 грамм чамасы бака яфрагы, 75-100 грамм бәрәңге, 25әр грамм кишер, суган, 30 грамм каймак, бер йомырка, тоз, борыч кирәк булыр.
Яшь бака яфрагын яхшылап югач, кайнар су белән пешеклиләр дә вак кына турыйлар, азрак май өстәп, табада томалап пешерәләр. Шулпага яки суга эре итеп туралган бәрәңге салгач, бераз кайнаталар, аннары, вак кына турап башлы суган, май, тоз, борыч өстәп пешереп җиткерәләр. Әзер ашка, томалап пешерелгән бака яфрагын, чи йомырка сытып болгаталар. Ашны табынга каймак салып чыгаралар.
Читайте нас: