Язга организм хәлсезләнә, витаминнар җитешми башлый. Өстәвенә, төрле вируслар яный. Авыруларга каршы тору, иммунитетны ныгыту өчен бакчабызда үскән яшелчәләр ярдәмгә килә.
Хәлсезлектән, авинамитоздан котылу өчен кишер һәм чөгендер ярдәмгә килер. Алардагы файдалы матдәләрне югалтмау өчен, чи килеш кулланырга кирәк. Бер-ике кишер һәм кызыл чөгендерне яхшылап юабыз һәм кабыгын әрчибез. Иттарткыч аша я вак кыргыч аша үткәреп, болгатабыз. Зәйтүн (көнбагыш, җитен һ. б.) мае кушканда, уылдык сыман бу салат бигрәк тә тәмләнә. Салатны көненә бер я берничә тапкыр атна-ун көн дәвамында ким дигәндә 2-3 аш кашыгы ашасагыз, гәүдәгезгә көч өстәлгәнен үзегез дә сизәрсез. Салатны пыяла савытта суыткычта сакларга кирәк.
Бу ике яшелчә витаминнарга һәм микроэлементларга гаять бай. Кишердә В, С, Д, Е, К витаминнары бар, күзләр өчен файдалы А витамины аеруча күп. Кальций, селен, цинк, магний, фосфор матдәләре дә бар.
Чөгендердә исә шикәр, аксым, май, клетчатка, органик кислоталар, минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ. б.), С, В,, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар. Аны электән зәңгеләгә каршы кулланганнар. Тимер, кобальт тозлары булганлыктан, азканлылыктан да файдалы. Халык медицинасында кан басымын төшерү өчен яртылаш бал белән кушылган чөгендер согы эчәләр.
Әлбәттә инде, салатны чамадан тыш күп ашау да кирәкми. Гастрит, ашказаны авырулары, бөер авырулары, шикәр диабеты, кан басымы түбән булганда саклык белән генә куллану киңәш ителә.
Сәламәт булыгыз!