Яңа көн
-2 °С
Ясно
Киңәшләр
23 Августа 2019, 12:17

Кузаклы фасоль һәм ташкабактан рагу

Добавить в предпочтительные источники Google

Кузаклы фасоль һәм ташкабактан рагу

Кирәк: 2 данә ташкабак, 350 грамм кузаклы фасоль, 2 данә суган, берәр данә татлы борыч, кишер, 4 данә помидор, 50-70 грамм томат пастасы, тәменчә тоз, борыч, 2 аш кашыгы үсемлек мае.

Туралган суган һәм кырылган кишерне үсемлек маенда кыздырабыз. Кузаклы фасольне юып, койрыкларын кисеп алабыз. 2-3 сантиметр озынлыкта итеп турыйбыз (туңдырылган булса, берникадәр эретеп алабыз). Табадагы суган һәм кишер янына өстибез. Ташкабак, татлы борычны шакмаклап турыйбыз. Аны да яшелчәләргә кушабыз. Берникадәр кыздырып алганнан соң, томат пастасы яки куе томат согы љстибез. Яшелчәләрнең суты аз чыкса, су өстәргә мөмкин. 20 минут сүрән утта томалап пешерәбез. Тәменчә тоз, борыч, бер лавр яфрагы салабыз. Яраткан кеше вак итеп туралган сарымсак та сала ала. 5-7 минут томалап пешерәбез.
Рагу янына бәрәңге измәсе, макарон, боткалар бара, үзен генә ашасаң да була.

Читайте нас