Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
20 август 2019, 17:12

Төрлесеннән

Төрлесеннән

Көймәсен

Бәлешләр һәм башка камыр ризыклары көймәсен өчен таба төбе һәм кырыйларына, үсемлек мае белән майлаудан тыш, бераз гына манный ярмасы да сибеп кирәк.

Изелмәсен

Суга салып пешергәндә бәрәңге изелә-таркала башласа, бераз гына салкын су яки бер-ике аш кашыгы кыяр, кәбестә тозлыгы салып җибәрергә була.

Бозылмасын

Юлга, әйтик, табигать кочагына чыкканда яшелчә алырга кирәк булса, кичен аны кәгазь сөлгегә төреп, целлофан капчыкка салырга һәм суыткычның түбәнге киштәсенә куярга кирәк. Иртән капчыкны гәзиткә төреп куярга да иренмәсәгез, яшелчәләр юлда эсседән тамчы да зыян күрмичә, түтәлдән яңа гына өзеп алган кебек сакланачак.

Согы књп булсын

Кайвакыт теге яки бу ризык пешергәндә, шактый ук књп күлүмдү лимон согы кирәк була. Мондый очракларда лимонны куна тактасына куеп, уч белән унбиш-егерме тапкыр түгәрәтеп алырга кирәк. Кабыгын чистарткач, согы үзеннән-үзе агып чыгачак. Өстәменә әле кулга массаж ясалачак.

Исләнмәсен

Иске туфлигә тир бик нык сеңеп, юуның да файдасы булмый башласа, нишләргә? Чүплеккә ыргытырга ашыкмагыз. Һәр көн саен кичен аяк киеменең эчен өч процентлы водород перекисенә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Болай эшләгәндә туфли, исләнеп, кәефегезене кырмаячак.

Читайте нас: