Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
9 август 2019, 17:20

Ташкабак туңдырабыз

Ташкабак туңдырабыз

Ташкабакны кышкылыкка туңдырып саклап була. Моның өч ысулы бар:

1. Шакмаклап. Ташкабакны уртача зурлыкта шакмаклап турыйбыз да пакетларга тутырып, шунда ук туңдыргычка куябыз. Мондый ташкабак сутын югалтырга тиеш түгел. Аны кыш көне рагу яки яшелчә ашларында кулланабыз. Ашарга пешергәндә эретеп тормыйча, туң көе файдаланабыз.
2. Түгәрәкләп. Ташкабакны түгәрәкләп кисәбез дә артык суты аксын өчен ун минутка калдырабыз. Шуннан соң подноска пергамент кәгазе җәеп, ташкабак телемнәрен тезәбез һәм бер-берсенә ябышмас хәлгә килгәнче туңдырабыз. Аннары пакетларга тутырып куябыз. Болай туңдырган ташкабакны яшелчә запеканкалары өчен кулланабыз.
3. Кыргыч аша үткәреп. Ташкабакны эре кыргыч аша үткәрәбез. Артык сутын кысып алып, пакетларга тутырып туңдырырга куябыз. Әлеге ысул белән ясалган ярымфабрикат кышын коймак яки пюре кебек ашлар пешерүгә кулай. Моның өчен туңдырылган массаны алып эретергә һәм бүленеп чыккан сутын кысып алырга кирәк.

Читайте нас: