Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
1 август 2019, 17:47

Бакча җиләген кайчан утыртырга?

Бакча җиләген кайчан утыртырга?

Җәйнең икенче яртысы (август уртасына кадәр) – бакча җиләге утырту өчен иң кулай вакыт. Бу вакытта ул яфракларын үстерергә дә, тамырын ныгытырга да өлгерә. Җиләк якты, кояшлы урынны ярата. Аны агач арасына, күләгәгә утыртырга тырышмагыз.

Җиләк плантациясенә ашламаны мөмкин кадәр тирәнрәк кертәләр. Утырту өчен чокырчыкларны 20 сантиметр диаметрда, 25-30 сантиметр тирәнлектә ясыйлар. Аның 3/4 өлешенә черемә салалар. Тәҗрибәле җиләкчеләр черемәгә суперфосфат һәм агач көле кушарга тәкъдим итә. Бер чиләк черемәгә 30 грамм суперфосфат, ярты стакан көл.

Шуннан соң чокырны туфрак белән каплап, су сибегез. Су туфракка сеңеп беткәч, тагын әзрәк туфрак өстәп, үсемлекләрне утыртыгыз.

Җиләкне болытлы көндә яки кичке якта утырталар. Дым саклау өчен рәт араларын черемә яки пычкы чүбе белән мүлчәләгез.
Читайте нас: