Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
14 июль 2019, 13:56

Сездә гортензия үсәме?

Сездә гортензия үсәме?Күләгә урыннарда күпчелек үсемлекләр тиешенчә үсәлми, шуңа да анда нәрсә утыртырга белми аптырыйсызмы? Декоратив куакларның кайбер төрләре нәкъ шундый күләгә урыннарны үз итә.

Сездә гортензия үсәме?


Сездә гортензия үсәме?Күләгә урыннарда күпчелек үсемлекләр тиешенчә үсәлми, шуңа да анда нәрсә утыртырга белми аптырыйсызмы? Декоратив куакларның кайбер төрләре нәкъ шундый күләгә урыннарны үз итә. Мәсәлән, бакчаның күләгә урыннарына балан, снежноягодник, гортензиянең барлык төрләре, гаультерия, стефанандра, бересклет, ирга, вак чәчкәле клематислар утыртырга була.

Гортензия — бакчаның “изюминкасы” ул. Аның төрләре күп, ләкин эре яфраклы сорты аеруча матур була. Түгәрәк эре алсу, кызыл, зәңгәрсу төстәге чәчәкләре яфракларын кап­лап утыра. Чәчәкләр шундый чагу төс алсын өчен гортензияне вакытында тукландырып торырга кирәк. Бу төр куаклар әчкелтем туфрак ярата, шуңа да атнасына бер тапкыр лимон кислотасы кушылган су сибү яхшы тәэсир итә. Лимон кабыгы салып, бер тәүлек тоткан суны да сибәргә мөмкин.

Кайбер бакчачылар алма, айва салып әчеткән суны сибә. Бу гортензияләргә ашлама да була.
Читайте нас: