Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
10 июль 2019, 13:57

Крыжовник белән апельсин һәм йөземнән джем

Крыжовник белән апельсин һәм йөземнән джем


Крыжовник белән әфлисуннан ясалган кайнатма һәркемгә дә таныш, ә менә йөзем кушу аның тәмен тагын да үзенчәлеклерәк ясый. Аның өчен 1 килограмм крыжовник, 1 килограмм шикәр комы, 250 грамм йөзем, 2 данә әфлисун кирәк.

Крыжовникны юабыз, койрыкларын өзәргә кирәкми. Җимешләрне 2-3 аш кашыгы су салынган кәстрүлгә салабыз да сүрән утта пешкәнче тотабыз. Пешкән массаны иләк аша чыгарабыз. Килеп чыккан измәне янә кәстрүлгә коябыз һәм кабыгы чистартылып, кисәкләргә бүленгән әфлисун, юылган йөзем, әфлисун кабыгын кушабыз. Кайнатып чыгарабыз. Шикәр комы өстәп, джем куерганчы сүрән утта тотабыз (бу микъдардәге җимешкә 20 минут тирәсе). Кайнар джемны стирильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз һәм әйләндереп суытабыз. Чыгышы – 1,3 литр.
Читайте нас: