1.Җилэк түтәлләренә кара пленка ябыгыз. Бу ике мәсьәләне хәл итәргә булыша: чүп үләннәреннән котылырга һәм дым сакларга. Пленка урынына агроспан яки лутрасил, я спанбонд та кулланып була. Нибары аларны дљрес ягы белән ябыгыз.
Пленканы җәяр алдыннан туфракны йомшартыгыз. Август ахырында пленканы алырга кирәк. Тәҗрибәле җиләк үстерүчеләр болай эшләгәндә уңыш 50-60 процентка арта диләр.
2. Артык яфракларны кисү. Җиләк үссен һәм пешсен өчен, җиләк өлгерүгә 7-10 күн кала үчтән бер өлеш яфрагын кисеп алырга кирәк. Гадәттә, җиләкләрне кояштан каплап торган яфракларны кисеп алалар. Турыдан-туры тљшкән кояш нурлары астында җиләк тиз пешә һәм бөтенләй диярлек череми.
3.Җәй буена су сибегез. Уңыш артсын өчен бу гамәл иң гадие. Әмма күпләр җиләк пешеп беткәнчегә кадәр генә су сибә дә туктый һәм, әлбәттә, зур хата ясый. Чөнки нәкъ шул вакытта киләсе ел уңышына нигез салына, ягъни булачак чәчкә бөреләре хасил була. Су сипмәгәндә алар аз булачак, димәк, җиләк тә аз. Шуңа күрә җиләккә август ахырына кадәр су сибү мотлак. Ике атнага бер булса да.
4.Җир җиләге уңышы тәрбиядән генә дә түгел, җиләкнең сортыннан да тора. Шуңа да сортын белеп утыртыгыз.
5.Тәҗрибәле бакчачылар берничә сорт җиләк үстергәндә аларның һәркайсысының уңышы күпкә зуррак була диләр.