Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
20 июнь 2019, 11:12

Чөгендерле салкын аш

Киңәшләр

Чөгендерле салкын аш

Кирәк: 2 данә пешкән чөгендер, 2 данә кыяр, 2 йомырка, бер уч укроп, 1 литр су яки кефир, 2 аш калагы 9 процентлы серкә, 2 аш калагы каймак, тәменчә тоз.

Чөгендерне алдан ук суда (яки фольгага төреп духовкада) пешерәбез, суытабыз. Аны һәм кыярны саламлап турыйбыз, тирән савытка салабыз. Вакланган укроп кушабыз һәм су коябыз. Уксус, тәменчә тоз өстибез. Бергә катнаштырып 2-3 сәгатькә (төнгелеккә куйсаң тагы да яхшырак) суыткычка куябыз. Бүлеп биргәндә һәр тәлинкәгә ярты йомырканы ваклап, икенче яртысын турамый гына һәм бер калак каймак салабыз. Мондый ашны берничә көнлек итеп күпләп әзерләп суыткычта тотсаң да була.
Читайте нас: