Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
15 Май 2019, 17:07

Күләгәдә нәрсә утыртырга?

Күләгәдә нәрсә утыртырга?


Яшелчәләргә кояш яктылыгы кирәк. Әмма бакчада кояш нурлары җитәрлек төшмәгән урыннар да бар. Анда нәрсә үстерергң соң? Биредә рәвәҗ, салат, кыр сарымсагы (черемша), кыяр үләне (бараго), сарымсак, яшел тәмләткечләр, керән үзен һич кенә дә начар тоймый.
Универсаль үсемлек булган рәвәҗ су сибергә онытмаганда мул уңыш бирәчәк. Аны тамырдан үрчетсәң отышлырак, орлык чәчсәң берничә ел аның үскәнен көтәргә кирәк булачак.
Салатның одесский кучерявый, латук һәм башка яфраклы һәм кәчәнле сортлары күләгәдәге түтәлдә яхшы үсә. Бәлки алар кояшта үсүче салат кебек үк бик куәтле яфрак бирмәс, аның каравы озак вакыт сусыл калыр, әче тәме булмас һәм тиз чәчәккә китмәс. Үзендә сарымсак һәм суган үзенчәлекләрен туплаган, табигатьтә урман эчендә үсүче кыр сарымсагы күләгәдә үзен иркен хис итә.
Кыяр өлгергәнчегә кадәр салатта аның тәмен бирүче кыяр үләне дә күләгәдән, хәтта кыска вакытлы суыклардан да курыкмый. Мәшәкатьләр тудырмаучы бу үлән өстәлегезне даими витаминнар белән баетыр.
Сарымсак. Кышкылыкка яшелчәләр консервалау, әче соуслар әзерләү белән мавыкмаган, сарымсакны киптереп порошок ясамаган, ә нибары аш тәмләткече буларак кына кулланучы кеше сарымсакны алмагач, слива, карлыгына куаклары арасында да утырта ала. Алар ул кадәр зур үсмәсә дә, сезнең кояш яратучы бер үсемлек өчен тулы бер түтәлегез бушаячак.
Яшел тәмләткечләр. Кайбер яшел тәмләткечләр, мәсәлән, рәйхан кояшсыз үлә. Ә менә петрушка, сельдерей, кинза, бөтнек, мәтрүшкә, любисток, эстрагон, мелисса, тимьян кебекләре тәмле сусыл үлән белән куандырачаклар. Агачларны корткычлардан эшкәрткәндә аларны полиэтилен белән ябарга онытмагыз. Күпьеллык суганнар да күләгәдә сусылрак була.
Чөгендер үстерүчеләр ике карашта: берләре чөгендер эре һәм куәтле булырга тиеш ди, икенчеләре пешерергә уңайлы һәм тәмлерәк булган ваграк тамыразыкны хуп күрә. Әгәр дә сезгә соңгы караш якынрак икән, чөгендерне һич курыкмыйча агач күләгәсенә утырта аласыз. Ботаклар арасыннан төшүче сирәк кояш нурлары аңа җитә.
Керән – күләгә патшасы. Иң караңгы почмакка утырткан хәлдә дә мул яфрак бирәчәк.
Болардан тыш табигатьтә агач ышыгында үсүче куакларны да утыртсаң була. Алар – ирга, балан, кара миләш, күп кенә гөлҗимеш һәм кура җиләге сортлары.

Читайте нас: