Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
30 гыйнвар 2019, 13:34

“Е”ЛАР БЕЗНЕ САГАЛЫЙ

“Е”ЛАР БЕЗНЕ САГАЛЫЙ



Франция галимнәре теш пастасында кеше өчен куркыныч компонент тапкан. “Е-171” дип тамгалана торган титан диоксиды (тitanium dioxide) күп теш пасталарында бар, ул ашказанына зыян сала, шешләр үсүгә китерә ала.


Галимнәр сынауларны күселәрдә уздырып караган. 100 көн буе аларның эчә торган суына кеше куллана торган микъдарда (!) титан диоксиды өстәгәннәр. Күселәрнең 40 %ының эчәклегендә яман шешкә әйләнерлек шешләр барлыкка килгән. Белгечләр мондый кушылмасыз паста эзләргә чакыра.


“Е-171” косметик чараларда, мәсәлән, кояштан саклаучы кремнарда, азык-төлектә (кәнфит, шоколад, сагызларда) да очрый.
Читайте нас: