Яңа елны ничек каршылыйсың, ел шулай була.
* Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый. Бу ел буена «кредит корты» булуга китерергә мөмкин.
* Яңа ел төнендә төчкерү бик әйбәт билге: ул ел буена бәхетле булуны искәртә.
* Бәйрәмгә яңа, матур кием кисәң, ел буе киемең белән мактана алачаксың икән.
* Әгәр дә киемегездә кесә күп икән, һәрберсенә акча салырга кирәк, берсе дә буш калмасын.
* Өстәлегезгә ипи-тоз куярга онытмагыз, шулай ук бу ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.