Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
18 декабрь 2018, 18:32

Файдалы киңәшләр

Файдалы киңәшләр


* Дөге пешкән суга бер аш калагы серкә өстәсәң, ул аграк һәм таралып тора торган була.

* Винегретка 1 аш калагы сөт һәм 1 чәй калагы шикәр комы кушсаң, ул хуш исле һәм тәмле була.

* Кофе кайнап чыгар алдыннан бер чеметем тоз салсаң, эчемлек үзгә бер тәм ала.

* Каймакка бераз сөт өстәгәндә ул аштәмләткечтә (подлив) эремәячәк.

* Эчлек өчен кәбестә әзерләгәндә аны башта турап кайнар су белән пешекләргә, аннары салкын су коярга кирәк. Суын яхшылап саркытып табада кыздырырга. Шулай эшләгәндә кәбестә төсен югалтмаячак.

* Зур булмаган күләмдәге серкәдә эретелгән ике шикәр кисәге катнашмасы ак шәрабны алыштыра ала.

* Томат пастасын күгәректән саклау өчен аның капкачын гәрчич сөртергә киңәш ителә.

* Кызыл чөгендер озак пешә. Аны нибары бер сәгать кенә пешереп тә була. Моның өчен аны уттан алып ун минутка салкын су астына куярга кирәк.

* Майонезны пешкән һәм изелгән йомырка сарысы, гәрчич кушылган каймак белән алыштырып була.

* Тәрәзәләрегез ялтырап торсын дисәгез, аны крахмал кушылган су белән юыгыз. Туәган тәрәзәне тозлы су белән эретеп була. Тонык пыяланы серкә кушылган кайнар су белән юалар.

* Буялган идәннәр ялтырап торсын өчен аны нашатырь спирты белән юарга кирәк (бер чиләк суга 1-2 аш калагы). Идәнне сабын һәм сода белән юарга ярамый, алардан идән буявы тоныклана.

* Аш бүлмәсе тастымалларын юар алдыннан серкә салынган суда җебетсәң, алар җиңелрәк тазарачак.
Читайте нас: