Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
14 декабрь 2018, 18:03

«Юлбарыс» салаты

Яңа ел табынына затлы салат

«Юлбарыс» салаты. 200 грамм тавыкның түш ите, 2 баш суган, 2 баш кишер, 3 йомырка, 150 грамм сыр, 100 г кара-җимеш, 2 кыяр, 1 чәй кашыгы киптереп төелгән баллы борыч (паприка), 2 тырнак сарымсак, майонез.

Салатны катлап эшлибез. Аның һәрберсенә майонез ягыла. Ярымбоҗра рәвешендә туралган суганны алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып, кәгазь тастымалда саркытыла. Аннан соң, тәлинкә төбенә тигез итеп җәелә. Икенче катлам – ваклап, кыздырып алынган тавык ите. Алга таба – эре кыргычтан чыгарылган йомырка, телемләп туралган кыяр, кырылган сыр. Шулар өстенә эре итеп уылган йомырка салына. Тоз, борыч, изелгән сарымсак кушып, майда кыздырылган кишер җәелә. «Юлбарыс тиресе»нең буй-буй сызыклары караҗимештән ясала.
Читайте нас: