Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
14 декабрь 2018, 17:58

Яңа ел табынына затлы салат

Яңа ел табынына затлы салат

«Падишаһ» салаты өчен 4 данә пешкән бәрәңге, 5 йомырка, 200 грамм каты сыр, 4 данә пешкән кишер, 1 баш суган,

170 грамм майонез, 100 грамм аз тозлы семга балыгы, 50 грамм кызыл уылдык, үсемлек мае кирәк булачак.


Суганны шакмаклап турагыз да њсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Бәрәңге, кишер, сырны кыргычтан уыгыз. Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Шулай ук аерым-аерым кыргычтан чыгарыгыз. Салат савытына махсус боҗралы форма куегыз. Аның эченә иң элек кишер һәм суган салыгыз, аннары бәрәңге катламы, һәрберсенең өстенә майонез сөртегез.

Фольгадан түгәрәкләп боҗра ясагыз. Ул салатның төп өлешеннән кечерәк булырга тиеш. Аның тышкы ягыннан йомырка сарысының бер өлешен сибегез. Эчке өлешенә кыргычтан үткәрелгән йомырка агы һәм сыр катламын ясагыз. Һәр катламны майонез белән сљртегез дә берничә сәгатькә суыткычка куегыз. Вакыт узгач, боќраны алып, урта љлешкә калган йомырка сарысын сибегез. Аскы өлешне кызыл балык белән бизәгез.
Читайте нас: