Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
14 декабрь 2018, 16:32

«Тәмле». Кирәк:

«Тәмле». Кирәк: 200 грамм консервланмаган шампиньон, 150 грамм ысланган тавык ите, 80 грамм караҗимеш, 80 грамм кореяча кишер, 150 грамм яшь кыяр, 150 грамм майонез, 2 чәй калагы үсемлек мае, борыч, тоз, яшел тәмләткечләр.
Салатны катлап махсус формада җыябыз. Форманы сай тәлинкәгә куеп иң элек үсемлек мае белән майлагыз (эшләп беткәч җиңел алынсын өчен).
1 кат – кисәкләп туралган ысланган тавык ите. 2 кат – вакланган карҗимеш + майонез. 3 кат – туралган һәм кыздырылган шампиньон. Алдагы катларда кыяр һәм кореяча кишер. Һәр катны майонез белән сљртегез. Салат өстен үзегез теләгәнчә бизәгез. Формадан бушатып, ярты сәгатькә суыткычка куегыз.

Читайте нас: