Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
14 декабрь 2018, 13:20

"МАНДАРИН" кабымлыгы

"МАНДАРИН" кабымлыгы


Аның өчен 150 грамм каты һәм 100 грамм йомшак сыр, 2 уртача зурлыктагы пешкән кишер, 2 йомырка, 5 тырнак сарымсак (кем ничек ярата, азрак алсаң да була), 50-70 грамм майонез, тоз кирәк.
Каты һәм йомшак сырны (йомшагын кырганчы суыткычта туңдырып алабыз), пешкән кишерне аерым-аерым вак кыргычтан, пешкән йомыркаларны эре кыргычтан чыгарабыз. Тирән савытта ике төрле сырны, йомырка, кысып чыгарылган сарымсак тырнакларын бергә катнаштырабыз. Тәменчә тоз һәм майонез өстибез. Якынча бер аш калагы катнашмадан мандарин әвәлибез: уртасында бераз чокыр ясыйбыз. Алга таба аларны 15 минутка суыткычка куябыз. Суда яисә үсемлек маенда чылатылган куллар белән кишердән җәймәләр ясап, суыткычтагы шарчыкларны төрәбез. Петрушкадан ясалган яфрак куябыз.

Читайте нас: