Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Киңәшләр
10 декабрь 2018, 16:52

Никахыбыз дөресме?

Сорау – җавап


Никахыбыз дөресме?

– Без ирем белән моннан унике ел элек бер бабайдан никах укыткан идек. Шаһит-мазар булмады. Безнең никах төзек микән? Яңадан укытырга кирәкмиме?

Нурия.


– Никах ул – ике затның әүвәл Аллаһка, аннары бер-берсенә вәгъдә бирњләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшәячәкбез,– дип әйтүе.

Сөекле Пәйгамбәребез: “Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын”, –дигән.

Никахның төп нигезе – тәкъдим ясау һәм ризалык бирү, ягъни егет белән кызның, никах сњзләрен ихлас күңелдән үткән заманда әйтүе. Мәсәлән, “Мин сине хатынлыкка алдым”, “Мин сиңа кияүгә чыктым” яисә “Мин риза булдым”. Ә никахның түбәндәге шартлары бар – егет белән кызның мөселман булуы, шаһитларның булуы (ике мөселман ир-ат яисә 1 мөселман ир-ат һәм 2 мөселман хатын-кыз), егетнең кызга мәһәp (бүләк) бирүе. Сезгә укылган никахның бер шарты үтәлмәсә дә, ягьни шаһитлар булмаса да, зина кылып яшәдек дип борчылмагыз, чөнки сезнең ниятегез дин буенча гаилә кору булды. Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезгә, ниятләребезгә карый. Аллаһтан гафу сорагыз. Никахыгыз камил булсын өчен аны тиз арада яңадан укытсагыз яхшы. Аллаһы Тәгалә барыбызга да гаилә бәхетен насыйп итсен!
Читайте нас: