Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хокук темаларына
4 сентябрь 2020, 11:34

Күпфункцияле үзәкләр ярдәмгә килә

Пенсия фондындаКүпфункцияле үзәкләр ярдәмгә килә

Республикада яшәүчеләр Россия Пенсия фонды хезмәтләрен клиент хезмәтләре џәм Пенсия фонды сайтында гражданинның Шәхси кабинетының электрон сервислары аша, Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук күпфункцияле үзәкләрендә ала. Быелның беренче җиде аенда күпфункцияле үзәк офисларында гражданнарга Пенсия фондына бәйле сораулар буенча 86 меңнән артык хезмәт күрсәтелде.

РФ Хөкүмәтенең 797 санлы карары нигезендә күп функцияле үзәкләр ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша Пенсия фондының 15 төр дәүләт хезмәтләрен күрсәтәләр. Шуларның иң еш файдаланганнары:

– иминият, тупланма пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләрне билгеләү һәм түләү;

– гражданнарга пенсия һәм башка түләүләр күләме турында белешмәләр бирү;

– ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын бирү;

– ана (гаилә) капиталы акчаларын (бер өлешен) файдалану турында гаризаны карау;

– теркәлгән затларга аларның шәхси счетларының торышы турында мәгълүмат бирү;

– теркәлгән затның аның шәхси исәп счетындагы хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү;

– өстәмә айлык түләүләр бирү турында гражданнардан гаризалар кабул итү (5000 сум);

– бер тапкыр бирелүче өстәмә түләү бирү турында гражданнардан гаризалар кабул итү (10000 сум).

Башкортстан Республикасында күп функцияле үзәкләр 2013 елдан бирле Пенсия фондының дәүләт хезмәтләрен күрсәтә башлады. «Минем документлар» бердәм бренды астында күп функцияле үзәкләр челтәрен үстерү, ә бүген бу бөтен республика буенча 75 филиал, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне шәһәр һәм район үзәкләрендә генә түгел, ә республика поселокларында да алуны сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде.

Читайте нас: