Яңа көн
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук темаларына
6 март 2019, 10:30

Инвалидның торак хокуклары якланды

Район прокуратурасында
Инвалидның торак хокуклары якланды


Район прокуратурасы хроник чирнең авыр формасыннан интегүче инвалидның торак хокукларын яклау буенча чаралар күрде.
Тикшерү барышында балачактан беренче төркем инвалид булган хроник чирнең авыр формасыннан интеккән 27 яшьлек егетнең Кушнаренко авылында тагын бер гаилә биләгән 38,7 квадрат метр мәйданлы йортта әнисе белән яшәве ачыкланды.
Даими дәвалануга мохтаҗ булганлыктан, аның белән бер фатирда бергә яшәү мөмкин түгел, ә үз тораклары юк. Шуңа күрә ул әнисе белән фатир арендаларга мәҗбүр була.
Инвалид баланың әнисе 2001 елдан башлап торакка мохтаҗ сыйфатында исәптә тора һәм инвалид баласы булган гаиләләр исемлегенә кертелә. Ләкин шул вакыт эчендә җирле чиновниклар аларга уңайлыклары булган фатир бирүдән баш тарта.
Нәтиҗәдә беренче төркем инвалид торакны беренче чиратта алуга хокукын гамәлгә ашыра алмый.
Район прокуроры муниципалитетка инвалидны уңайлыклары булган торак белән беренче чиратта тәэмин итүне йөљкләтүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать итте.
Суд прокуратура таләбен тулысынча канәгатьләндерде. Инвалидның хокукларын тергезү барышы прокуратура контролендә тотыла.


А. ХАНОВ, район прокуроры вазыйфасын башкаручы.

Читайте нас: