Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хокук темаларына
5 март 2019, 17:48

Уен автоматлары юк ителде

Район прокуратурасында
Уен автоматлары юк ителде


Район прокуратурасы уен эшчәнлеген көйләү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.
Полиция хезмәткәрләренең оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында яшерен казино биналарыннан 50 берәмлек уен автоматларын тартып алуы ачыкланды.
Бу җиһазларга бухгалтерлык һәм хокук билгеләүче документлар булмау һәм аларның ияләре ачыкланмау сәбәпле район прокуроры суд аша уен автоматларын дәүләт милкенә тапшыруны һәм юк итњне таләп итте.
Суд прокуратура дәлилләре белән килеште һәм дәгъваны канәгатьләндерде. Суд карарының үтәлеше күзәтчелек ведомствосының контролендә тотыла.


Марат НАСЫЙРОВ, район прокуроры, юстиция советнигы.

Читайте нас: