Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хокук темаларына
26 декабрь 2018, 14:09

Законсыз бүләк бирсәң...

Район прокуратурасында
Законсыз бүләк бирсәң...


Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында кодексының 19.28 маддәсендә юридик зат исеменнән законсыз бүләк биргән өчен бу акча, кыйммәтле кәгазь башка әйбернең өчләтә күләмендә, ләкин 1 миллион сумнан да кимрәк булмаган күләмдә административ штраф карала. Законсыз бүләк рәвешендә бирелгән акча, кыйммәтле кәгазь, башка әйберләр конфискацияләнә.
Агымдагы елның августында кодексның бу маддәсенә өстәмә кертелде. Аңа ярашлы юридик зат, әгәр дә ул шушы хокук бозуны ачыклауга, административ тикшерњ үткәрүгә һәм моңа бәйле җинаятьне ачыклау һәм тикшерүдә ярдәм итсә, әлеге маддәдә каралган хокук бозу өчен административ җаваплылыктан азат ителә.
Бу норма хуҗалык итњче субъектларның вазыйфалы затларның җинаятьчел гамәлләре турында хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итү, үзаллы ришвәт бирүгә юл куймауга юнәлтелә. Мондый фактлар турында үз ирке белән һәм вакытында хәбәр иткән өчен юридик затларны җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге дә карала.
Моңардан тыш, шушы ук закон юридик зат исеменнән законсыз бүләк биргән өчен административ җәза билгеләњ турында карарның үтәлешен тәэмин итү максатында юридик затның мөлкәтенә арест салу турында 27.20 маддә белән тулыландырылды.


Марат НАСЫЙРОВ, район прокурры.

Читайте нас: