Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
18 ноябрь 2021, 15:05

Яшь игенче сынатмый

Хезмәт алдынгылары Яшь игенче сынатмый «Башагроген» авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы яшь механизаторлар белән тулыланып тора. Радим Гыйззәтуллин – шуларның берсе.

Яшь игенче сынатмый
Яшь игенче сынатмый

Ул игенче гаиләсендә туып үсә, әтисе «Коммунальник» совхозында тракторчы булып эшли.

–Малай чактан ук әтием юлыннан китәчәгемне аңладым. Техниканы бик яратам. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы колледжына укырга кергәндә киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген сайладым, – диде Радим.  

Коллективта Р. Гыйззәтуллинны булдыклы механизатор буларак билгелиләр. Язын сабан чәчүендә эшлгән. Мал аазыгы хәзерләү чорында болыннарда печән төргәкләрен төяп торган, ә аннан мал азыгы ихатасында аларны пөхтә эскертләргә өйгән. Сусыл мал азыгы – сенаж хәзерләүдән дә читтә калмаган.

Радим «Башагроген» җәмгыятендә дүрт ел эшли. Шушы чагыштырмача кыска вакытта үзен тик уңай яктан күрсәтеп өлгергән. Яшь игенче алдынгылар сафында бара.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткәндә Радим Гыйззәтуллинга намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен муниципаль район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Яшь игенче сынатмый
Яшь игенче сынатмый
Читайте нас: