Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
21 гыйнвар 2020, 13:43

Басу-кырларны иңләп

Хезмәт алдынгыларыБасу-кырларны иңләп

Хезмәт алдынгылары

Басу-кырларны иңләп

Басу ветераны соңгы дүрт елда «Башкирагроинвест» җәмгыятенең Кушнаренко бүлекчәсендә хезмәт сала. Ун елдан артык машина-технология станциясендә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып тора, үзенә ышанып тапшырылган техниканы җитештерүчәнле файдалана.

МТСта эшләгән чагында «Нью-Холланд» комбайны бункерыннан егерме мең центнерга кадәр ашлык бушата, 1200 гектардан артык мәйданда теземнәрне җыеп суктыра.

«Башкирагроинвест» җәмгыятенең Кушнаренко бњлекчәсендә куәтле «Джон Дир» тракторына утыра. Биредә дә хезмәт нәтиҗәләре саллы. Узган ел язгы чәчү чорында мең гектарда туфракка бодай, борчак, люпин орлыгын күмдерде. Сменага җитмешәр гектар чәчте. Ә көзен туфракны туңга эшкәртүдә мәшгуль булды. Бу агротехник чараны мең гектардан артык мәйданда башкарды.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта Айдар Хәйбрахманов муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бњләкләнде.

Читайте нас: