Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
30 октябрь 2019, 12:19

Барысын да булдыра

Барысын да булдыра

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта «Добрый хлеб» җәмгыяте механизаторы Константин Васильевка муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Мондый бүләккә ул кыр эшләрен уңышлы үткәрүгә керткән зур өлеше өчен лаек булды.

Алдынгы игенчегә әле нибары егерме алты яшь. Хуҗалыкта дүрт ел эшли. Тиз арада үзен намуслы, тырыш, җаваплы кеше итеп күрсәтте. «Беларус» тракторын җитештерүчәнле файдаланды. Язын күпьеллык үләннәрне тырмалауда, дым каплатуда, җәен мал азыгы хәзерләүдә эшләде. Урак чорында «Полесье» комбайнына утырып, 3200 центнер ашлык суктырды.
Әлеге вакытта Константин К-701 тракторында туфракны туңга эшкәртә. Бу эшне туксан гектарда башкарырга өлгергән дә инде.

Автор фотосы.
Читайте нас: