Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хезмәт алдынгылары
18 декабрь 2018, 13:25

Бер тракторда – чирек гасыр

Бер тракторда – чирек гасыр

Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә игенчеләрнең күп өлеше чираттагы ялда. Шуңа күрз шәхси эшкуар Э.Гыйльманованың крестьян-фермер хуҗалыгында иң тәҗрибәле тракторчыларның берсе – Данил Әлинуров белән без аның йортында очраштык.
Кырлар ветеранының механизаторлык стажы дүрт дистә ел диярлек, шуның егерме биш елын бер үк ЛТЗ-50 тракторында эшли.
Данил Калтай авылында туып үсә, шушында ук урта мәктәпне тәмамлый. Өлгергәнлек аттестаты белән бергә өченче класслы тракторчы-машинист таныклыгы да ала. Ике ел Совет Армиясендә хезмәт итә. Конституцион бурычын Казахстанда, төзелеш гаскәрләрендә үти. Хезмәттән кайткач, Уфада техник училищеда һөнәр үзләштерә. Ләкин шәһәрдә калмый, туган авылына кайта.
Хезмәт юлын «Урал» колхозында куәтле «Кировец» тракторында башлый. 1994 елда яңа кайткан ЛТЗ-50 тракторын аңа ышанып тапшыралар. Д.Әлинуров бервакыт төп эшеннән тыш бригадирның техника буенча ярдәмчесе вазыйфасын да алып бара.
Хуҗалыкның исеме үзгәрсә дә, Данил үзенең «корыч ат»ыннан аерылмый. Язгы чәчү чорында туфракны тыгызландыру белән шөгыльләнә. Мал азыгы хәзерләү башлангач, көз уртасына кадәр печән һәм саламны төргәкләргә урау белән мәшгуль була, аларны мал азыгы ихатасына ташуда катнашырга да өлгерә.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта Данил Әлинуров Башкорстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
А. НИЛОВ.

Читайте нас: