Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Рассольник рецепты

Кирәк:

Рассольник рецепты
Рассольник рецепты

Кирәк:
0,5 кг перловка
3 кг кыяр
1 кг кишер
1 кг суган
0, 5 л томат пастасы ( "кухмастер"ныкы әйбәт була)
250 грамм шикәр комы
250 грамм үсемлек мае
4 аш кашыгы тоз
100 гр уксус

Эш барышы:
1. Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.
2. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез.
3. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз.
4. Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз.
5. Стериальләштерелгән банкаларга салып, юрган яки тастымал астында суынганчы тотабыз.
6. Кышын үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрдән эшләнгән рассольник ашы ашап хушланабыз.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: