Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәстәрлекле хуҗабикә
5 сентябрь 2019, 11:07

Аш-су әзерләү дә иҗат ул 

Аш-су әзерләү дә иҗат ул

Һәрбер хуҗабикә җәй-көз айларында озын кышка яшелчә, гөмбә, җиләк-җимешне әзерләп калырга тырыша. Берләр даими рәвештә сыналган һәм яраткан ашларын әзерләсә, икенчеләр ел саен иң яхшы рецептны эзләү белән мәшгуль. Ә исемлектә ни генә юк: тозланган, маринадланган ризыклар, компот, джем, кайнатма...

Күпләрнең аш бүлмәсендә әле дә эш кайный. Шуңа күрә дә уңыш җыю чорында “Хәстәрлекле хуҗабикә” исемле конкурс туды.

Уңган хуҗабикәләр! Аш бүлмәсендә гаҗәеп тәмле кайнатмалар, салатлар ябучы һәркемне конкурсыбызда катнашырга чакырабыз. Хезмәтегезне фотосурәттә чагылдырырга да онытмагыз.

Бәйге 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фоторәсемнәрегезне һәм язма хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапта көтеп калабыз. Төшерелгән фотолар яхшы сыйфатта, матур булырга тиеш. Аларда язулар һәм сылтамалар булуы тыела, ягъни алар нәкъ сезнеке булуы зарур. Әзерләгән ризыклар рецептлары белән дә бүлешегез.

Җиңүчене конкурс иганәчесе һәм редакция коллективы әгъзаларыннан торган жюри сайлап алачак. Шулай итеп, 7 ноябрьдә барлык нәтиҗәләрне чыгарып, җиңүче исемен билгелиячәкбез.

* * *


Хөрмәтле укучылар! “Хәстәрлекле хуҗабикә” конкурсында сезне дә көтеп калабыз. Иң күп карау җыйган фотосурәт һәм рецептның хуҗабикәсе, һичшиксез, бүләкләнеләчәк.


Читайте нас: