Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кадетлар чыныгып үсә

Хәрби-патриотик тәрбия Кадетлар чыныгып үсә

Кадетлар чыныгып үсә
Кадетлар чыныгып үсә

 

Кушнаренко авылы гимназиясенең бишенче һәм алтынчы кадет сыйныфларында укучы малайлар һәм кызлар «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруның икенче этабында катнашты.

Хәвефсез тормыш нигезләре укытучысы, кадет сыйныфлары кураторы Фидан Түләков җитәкчелегендә балалар моңа алдан зур әзерлек эше алып бардылар, физкультура дәресләрендә һәм йортларында даими шөгыльләнделәр.

Сынаулар муниципаль тест үткәрү үзәге спортзалында үтте. Балалар көч нормативларын, сыгылмалылык һәм җитезлектә күнекмәләр үтәде. Кадетлар Ватанның лаеклы сакчылары булып үсеп килүләрен күрсәтте.

 

Кадетлар чыныгып үсә
Кадетлар чыныгып үсә
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: