Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хәрби-патриотик тәрбия
12 декабрь 2020, 12:03

Онытырга хакыбыз юк

Хәрби-патриотик тәрбияОнытырга хакыбыз юк

Гимназиядә Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы чара үтте. Кадетлар һәм яшь армиячеләр сафка тезелде. Истәлекле датага багышланган стендларга Советлар Союзы Геройлары – якташларыбызның фоторәсемнәре куелды. Һәр укучы ул кешеләрнең исемнәрен белергә, батырлыклары турында онытмаска тиеш.

Кичәне алып баручылар Ватан геройлары кыненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чарада район хакимияте башлыгы Фәнил Рамазанов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, подполковник Азат Зәйнетдинов, сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Павел Кулинцев, гимназия директоры Азат Гафиуллин чыгыш ясады.

«Аҗаган» республика хәрби спорт уенында, башка ярышларда актив катнашканнары өчен тугыз яшь армиячегә билгеләр тапшырылды.

Читайте нас: