Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Оста йөзүләрен күрсәттеләр

Оста йөзүләрен күрсәттеләр

Оста йөзүләрен күрсәттеләр

Фуат Галимов 1930 елда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында књпбалалы гаиләдә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Кушнаренко педагогия училищесында белем ала. Район мәктәпләрендә математика укыта.

1965 елда яңа төзелгән «Искра» колхозы рәисе итеп тәгаенләнә. Аның җитәкчелегендә хуҗалык терлекчелек һәм игенчелектә зур уңышларга ирешә, дәүләт планнарын арттырып үти. Ф. Галимлв егерме ел эшләү дәвамында бөтен көчен, белемен, тәҗрибәсен колхозны үстерүгә бирә. «Намуслы хезмәте өчен» медале һәм күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Фуат Әхкәм улының балалары ярышны оештыру һәм үткәрүдә иганә ярдәме күрсәтте.

Малайлар һәм кызлар илле метр арага ирекле стильдә узышты. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларга медаль, грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Денис БУЗАНОВ,

балалар спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: